Татар эстрадасының иң якты йолдызлары яшь шагыйрәнең китабын рекламалый - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 43
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Татар эстрадасының иң якты йолдызлары яшь шагыйрәнең китабын рекламалый

10-01-2012 (00:00) - орхидея

 

 

Яшь шагыйрә Ләйсән Сабитованың китапларын татар эстрадасының танылган йолдызлары кулларына тотып фотога төшә. Ләйсән ничек мондый дәрәҗәгә ирешкән, йолдызлар белән ничек таныш, алар талантлы шагыйрәнең шигырьләре белән таныш микәнен без Ләйсәннең үзеннән сорарга булдык.

Ләйсән Октябрьский шәһәрендә туып, үскән. Шунда ук мәктәпне тәмамлаган, техникумда хисапчы профессиясен үзләштергән. Бүгенге көндә Уфа Дәүләт икъдисат һәм сервис академиясенең Октябрьский филиалында югары белем ала. 20 яшьлек Ләйсән Сабитованың бүгенге көндә өч китабы бастырылган. 

- "Вконтакте" сайтында татар эстрадасы йолдызлары белән төшкән фотоларың күп, әллә бу синең хоббимы?

- Шулай дисәң дә була. Бу  җырчылар белән аралашу өчен дә файдалы.

- Син аларга китапларыңны тоттыргач, алар югалып калмыймы?

- Юк, алар киресенчә, кызыксыналар.

- Ләйсән, ничә яшеңнән шигырьләр яза башладың?

- Беренче тапкыр каләмне алганда миңа ун яшь иде, беренче шигырьләрем туды.

- Беренче китабың кайчан чыкты?

- Беренче китабым 2010 елны чыкты, "Любовь -  Мәхәббәт" дип атала. 

- Бастырылган китапларыңда шигырьләрең татарча гынамы?

- Юк, рус телендә язган шигырьләрем дә басылды.

* Туйлар.ru

Рейтинг: +1 Тавыш: 1

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>