Камыр эчендәге алма - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 24
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Камыр эчендәге алма

Автор: Тимер
Урнаштырылган: 19-02-2012 в 21:58
Рубрика: Камыр-комыр
Төзәтелде: 1 кадәр (Последний 19-02-2012 в 21:58)
0
Голосов: 0
Быел алма күп булды. Һәр-беребезнең өстәлендө алма бар бүген. Бүген алмадан ясала торган бик тәмле ризык рецепты тәкъдим итәм.

Моның өчен 800 грамм чамасы алма кирәк. Уртача зурлыктагы алмаларның кабыгын һәм төшләрен чистартып, ярты сантиметр калынлыктагы боҗралар кисәргә һәм өстенә 2 аш кашыгы шикәр комы сибәргә кирәк. Камыр түбәндәгечә әзерләнә: 4 йомырка сарысын 2 аш кашыгы шикәр комы белән бутап, шуңа бер чеметем тоз, 50 грамм каймак, 200 грамм он һәм 1 стакан сөт кушабыз. Шуннан сыек кына камыр ясап, күпертелгән йомырка агы өстибез. Алма боҗраларын камырга манып алабыз да, кайнап торган майга салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Камыр эчендәге алманы тәлинкәгә салып, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.
Арттагы язма | Алдагы язма

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>