
Хммм, оригами...нидән башларга соң? Кәгазьдән йолдызлар ясарга киңәш итәм!
Бу - беренчедән, җиңел, икенчедән, матур, өченчедән - тынычландыра (үзем сынап карадым!).
Мондый йолдызлар ясар өчен махсус кәгазь сатыла, ләкин гади журнал битләре дә ярый.
Иске журнал битеннән киңлеге 1,1 смлы тасмалар кисергә кирәк. Баштан ук әйтәм, кайчы белән кисә күрмәгез, җайсыз! Резак - кәгазь кисә торган пычак һәм линейка белән кисегез.Менә болай иттереп:
Алга таба эш тәртибе болай:
1) Кәгазь тасманы алып, элмәк (петелька) ясыйбыз.
2)Кыска булып калган ягын төен ясап бөклибез
3) Төенне кысып бәйлибез. Биш почмаклы тигез фигура килеп чыгарга тиеш.
4) Артып калган "койрыкны" йолдызның кире ягына чыгарып бөклибез.
5) Ә хәзер йолдызны кире ягына әйләндерәбез.
6) Әгәр "койрык" озын булып калса, аны бөклибез.
7) "Койрыкны" биш почмаклыкнын эченә яшерәбез.
8-17 Хәзер менә озын тасма белән йолдызны төрәбез. Һәр граньне икешәр тапкыр төрергә кирәк.
18) Артып калган өлешен шулай ук яшереп кыстырабыз.
19) Иң мөһим этап!!! Йолдызны ике почмагыннан тотып, тырнак белән аның уртасына басабыз. (Держим пятиугольник двумя пальцами одной руки, а ногтём другой руки надавливаем на одну грань пятиугольника, стараясь попасть в серединку грани. Проделываем то же самое с остальными гранями.)
20) ЙОЛДЫЗ ӘЗЕР! Ура!
Беренче тапкырдан ук йолдызыгыз бик матур килеп чыкмаска да мөмкин, борчылмагыз. Берничә тапкыр эшләп карагач, менә дигән йолдыз килеп чыга!
Ә аннары йолдызлар ясап, аларны берәр үтәкүренмәле савытка салырга һәм өйне бизәргә дә мөмкин. Йолдызны ясау бик җиңел, ләкин кызык )))
Ә болар мин ясаган йолдызлар (бумага для упаковки подарков була бит, рулонлап сатылган? шуннан ясадым):
Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.