Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 31
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм

Автор: Тимер
Урнаштырылган: 20-02-2012 в 22:11
0
Голосов: 0
Ераклардан котлау юллыйм,
Шигъри юллар бүләгем.
Кардан да ак,судан да пакъ
Сезгә булган теләгем.
Хәерле кич(көн,иртә) безнең дуслык төркеменә кергән егетләребез)))!!!Сезне якынлашып килүче күркәм бәйрәм,23 нче февраль,Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм*))).Сезгә хәерле,озын,бәхетле,борчу-хәсрәтсез гомер,якыннарыгызның күңел җылысын,кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвегезне.Йөргән юлларыгыз якты булуын.Күңелегездә матурлык,йөрәгегездә шәфкатьлелек нуры сүнмәвен.Эшләрегез уң табыннарыгыз мул булуын һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калам.Яраткан,сөекле дусларыгыз,якын туганнарыгыз янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерегез!!!
Теләкләрнең телим изгесен
Бәхетләрнең телим олысын.
Шатлыкларның,якты кояш кебек
Мәңге сүнми торган,нурлысын!!!
Беркайчан да каушап калмагыз сез
Юлдаш булсын сезгә сизгерлек.
Хыялларыгыз чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сезне өлгерлек.
Арттагы язма | Алдагы язма

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>