ТимерБлог - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 12
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

ТимерБлог

RSS лента
Блог авторы: Тимер
Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм
0
Ераклардан котлау юллыйм,
Шигъри юллар бүләгем.
Кардан да ак,судан да пакъ
Сезгә булган теләгем.
Хәерле кич(көн,иртә) безнең дуслык төркеменә кергән егетләребез)))!!!Сезне якынлашып килүче күркәм бәйрәм,23 нче февраль,Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм*))).Сезгә хәерле,озын,бәхетле,борчу-хәсрәтсез гомер,якыннарыгызның күңел җылысын,кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвегезне.Йөргән юлларыгыз якты булуын.Күңелегездә матурлык,йөрәгегездә шәфкатьлелек нуры сүнмәвен.Эшләрегез уң табыннарыгыз мул булуын һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калам.Яраткан,сөекле дусларыгыз,якын туганнарыгыз янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерегез!!!
Теләкләрнең телим изгесен
Бәхетләрнең телим олысын.
Шатлыкларның,якты кояш кебек
Мәңге сүнми торган,нурлысын!!!
Беркайчан да каушап калмагыз сез
Юлдаш булсын сезгә сизгерлек.
Хыялларыгыз чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сезне өлгерлек.
Энэ шул "нарасый"ларны чын кунелдэн бэйрэм белэн котлыйм.
0
Ир
Таяныр ин,
Башын, куяр кукрэк.
Баш очында
Куклэр торса кукрэп,
Ышыкланыр кыя -
Кочле, гайрэтле.

Давыл сирэк,
Коннэр гадэти.
Хэм ул
Хэр адымда
Хатын жылысына мохтаж, нарасый.

Энэ шул "нарасый"ларны чын кунелдэн бэйрэм белэн котлыйм.
Кадерле егетләр!
0
Кадерле егетләр!Әтиләр!Абыйлар һәм энеләр!Барыгызны да шушы-Сезгә генә хас бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм.Һәммәгезгә дә бәхет,сәламәтлек,бәрәкәтле тыныч тормыш насыйп итсен.Кайгы-хәсрәт Сезне читләп узсын.Муллык,уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын.Якыннарыгызның кадерен белеп,сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын Сезгә.Бәйрәм белән,Дуслар!!!
Хөрмәтле ир-егетләр!
0
Ватан-ананы саклаган
Намусын йөрми таплап.
Дус-туганнарын зурлаган
Җилгә очырмый ваклап,
Буыннардан -буыннарга
Егетләр килә ИЛ саклап!

Хөрмәтле ир-егетләр!Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр,Җир йөзендәге иң матур теләкләр аша ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ белән тәбрик итәм!
Алдагы көннәрегездә саулык-сәламәтлектә,мул тормышта,шатлык-куанычлар белән,кайгы-хәсрәтсезяшәргә язсын.
Кемнәр парсыз аларга тиң ярларын табып,матур тормыш корып җибәрүләрен телим.
Ә кемнәр парлы аларга тормыш юлдашлары белән тигез,бәхетлә гаилә тормышы,балалар бәхете телим!
Ватанны саклаучылар көне
0
Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан энеләрем:..., ..., ... бәйрәм белән котлыйм.Яратканнарым минем!!!Сезгә укуыгызда уңышлар,ныклы сәламәтлек,батыр егет булып үсеп җитүегезне телим.Без сезне яратабыз,һәрвакытта да таяныр кешегез барын онытмагыз))).
Сезнең алда әле иксез-чиксез юллар,
Үтәсе дә әле үтәсе.
Айлы булсын гомер кичләрегез,
Якты булсын таңнар иртәсе,
Сезгә әле дөнья көтәсе.
Туган ил сагында
0
Туган ил сагында
Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар чакырыла. Класс бүлмәсенә батырлык, тынычлык, Туган ил турында мәкальләр  язылып эленә.

   А.б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
   1 нче укучы: бүген 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.

   2 нче укучы: Еракта-еракта тора,
                          Минем абый сакта тора.
                          Әни эштә чакта тора,
                          Әти юлда чакта тора,
                          Мин уйнаган чакта тора,
                          Син йоклаган чакта тора!

  3 нче укучы: Телевизор да карамый,
                          Читкә карарга ярамый,
                          Чиккә генә карап тора,
                          Дошман килеп кермәсен ди,
                          Безнең серне белмәсен, ди.

  4 нче укучы:  Әниләр эштэ булганда,
                          Берүзең генә калганда,
                          Түгел өйне саклап тору
                           Бу бит-илне саклап тору!

  5 нче укучы: Еракта-еракта тора,
                         Минем абый сакта тора.
                         Сакта һәр-һәр чакта тора.
                         Әйтмим кайсы якта тора
                         Син үзең дә сорап торма,
                          Бусы-хәрби сер!

  6 нчы укучы: Без дә, үскәч, Ватанны саклаучылар сафына басарбыз.

  
  7 нче укучы: Минем бабай-капитан,
                         Германиядән кайткан,
                         Утлар-суларны кичкән,
                         Берлинга барип җиткән.

  8 нче укучы: Фашистларны җиүгән ул,
                         Сугышны бетергән ул,
                         Инде бөтен кешегә
                         Тынычлык китергән ул.
    
              Диүгезчеләр биюе башкарыла.

  9 нчы укучы:  Булмасын ул, булмасын,
                           Кирәкми безгә сугыш!
                           Булмасын бер куркыныч,
                           Булсын бөтен ил тыныч.

        “Һәрвакыт булсын кояш” дигән җыр башкарыла.

Бер укучы Г.Нәбиуллинның “Армиядә бер көн” дигән шигырен сөйли.

  10 нчы укучы: Узган буын мирас биргән кебек,
                            Йөрәкләрдә мәңге калырлык,
                            Без яшибез эшебез булсын диеп,
                            Килер буын искә алырлык.

                “Кояшлы ил безнең ил” җыры башкарыла.

  А. б. : Кадерле кунаклар!Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз.

   Әкрен генә көй яңгырый, Балалар әтиләренә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.

    “Матур булсын” җыры башкарыла.
Бәйрәм белән егетләр
0
Кадерле егетләребез. мин сезне элек-электән килгән бәйрәм ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу көндә сезгә әйтэсе килгән теләкләрнең иң беренчесе саулык, саулык, саулык. Ә саулык ул-озын гомер кояштай нык сәламәтлек,хыяллар һәм дә инде мәхәббәт нурынын тамчысы. акылын камиль,йөзең кояш,йөрәгең мәңге яшьлек бишегендә тибрәлсен. Яшь каеннар тазалыгы телим сезгә, тәннәрегез сау булсын. Тагын бер кат бәйрәм белән сезне кадерле егетләребез.
Хормэтле ир-егетлэребез!
0
Хөрмәтле ир-егетләребез!!!
Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын куңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, куңел көрлеге, эшегездә,  укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!

Ирләр булыйк -
мәхәббәттә жиңелгәндә,
чигенгәндә.
Кайгы һәм шатлык килгәндә.
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә.
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә...
Ирләр булыйк - ир булгач та, картайгач та.
Ирләр булыйк!
Хич югында
Күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Бәйрәм белән!
23 февральгә котлау линейкасы
0
23 февральгә котлау линейкасы

(музыка:Совет Армиясе маршы)

Совет власте игълан иткәч,1918 нче елның 23 февралендә В.И.Ленин немец интервенциясенә каршы “ Ватан куркыныч астында,барыбыз да Петроградны якларга ! “ дигән өндәү белән чыга. Шул көннән башлап ул Совет Армиясе һәм хәрби дингез флоты көне булып бәйрәмгә әверелә.Хәзер бу көн Ватанны саклаучылар көне дип йөртелә.
  --Кирәкми безгә кан кою,
    Кирәкми безгә сугыш!
    Безнең теләк якты ,матур,
   Тыныч хезмәт һәм тормыш.

– Илебез зур ,җиребез киң
Хисабсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.

– Без өз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш,
Без—тыныч ил төзүчеләр
Кирәкми безгә сугыш!

--Кадерле укытучы абый-апалар һәм егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гөмер ,нык сәләмәтлек телибез.  ( “Бәйрәм бөген “җыры)
--Илебезнең көп гасырлык тарихында халык барыннанда бигрәк Ватанга тугрылыклы ,гаделлек өчен көрәшүчеләрнең батырлыгын һәм намуслыгын югары бәяләгән.

– Ир-ат булса ,хәвеф-хәтәр юк,
Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның—тынычлыгын ,әниләрнең
Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
– Үлем явын куып,туган илебездән,
Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.
Киләчәге өчен газиз ,олы йортның
Гомерегезне аямаган затлар сез.

– Атомнарның куәте бар көңелегездә,
Яшибез без һәрчак яклау сездән көтеп.
Җиһан,заман, Ватан,халык—бөтен дөнья
Карый сезгә үзенең сакчылар итеп.
(“ Кояшлы ил “җ. Ә Рәшитов,Л.Батыр-Болгари)

– Кояш һавада,ат-тауларда,
Егет яуда сынала

– Бөркет оча тауда,далада,
Һәм уяна бөркет бик иртә.
Шуңа көрә Ватан- ана да
Кыюларны “Бөркет” дип йөртә.
                                                  (“ Бөркет” җ.)
--Провожала сына
Сына мать в солдаты
Улыбалась—
Слезы только бы сдержать.
--Сын стыдится ласки.
-- Мама ,ну когда ты
Станешь меня взрослым
Все- таки считать.

Усмиряла что-то
В сердце гулком тщетно-
Всплеск любви иль боли?
Время ли гадать  …

Сын стыдится ласки-
Шепчет чуть заметно:
Обещаю, мама,
Каждый день писать-.

В опустевшей ,ставшей
Вдруг большой квартире
Будут дни и годы
Мыслями полны:
Лишь бы, лишь бы
Люди жили в мире
Лишь бы ,лишь бы, лишь бы
Лишь бы без войны.
                                               (« Солдатта булган диләр” җ.)

--Батырлык . Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә--асылында ,мәңгелеккә
Күңелләргә--җанга уела торган!
         --Кайсы тауның ташларыннан икән
           Батырлыкка һәйкәл куясы!
          Чорлар җиле ташларны да  уя,
           Тик мәңгелек хәтер кыясы!
--Ил өстендә бөтерелеп
   Йөрсә хәвев- хәтәр,
   Бу инде “батырларча..”дип
   Килгән соңгы хәбәр.
--Батырлык,дип күпме сөйләп йөрмик,
         Күпме аны күккә күтәрмик,
        Ише бармы бөеклекнең солдат
        Калган батырлыкка тиңләрлек?

--Хөрмәтле укытучы абыйлар,егетләр!
--Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
--Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
--Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
--Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

Бәйрәм белән сезне!
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
(котлау җыры)
23 февраль
0
Мэктэбебезнен барлык укучы малайларын,  егетлэрен һэм укытучы абыйларны 23 нче февраль Ватанны саклаучылар коне белэн котлыйбыз! Аларга тазалык-саулык, укуларында хэм эшлэрендэ зурдан - зур унышлар телибез.

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>