ТимерБлог - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 11
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

ТимерБлог

RSS лента
Блог авторы: Тимер
ТАТМАКны мин дә яратам.
+2
Пенсионерлар
0
Бу илдә тик пенсионерлар эшли!
Бөтен җирдә бетеп – пенсионерлар, ә яшьләргә урын бирүче юк...
Мин дә берни күрми идем. Бәхеткә каршы, салкын тидереп, чирләп алдым. Кызык икән ул авыргач! Сау-сәләмәт чагында анда чабасың, монда чабасың... Мең мәшәкать өелгән, эш бетми, вакыт җитми. Бернәрсә күрәлмисең...
Ә авыргач!.. Теге проблемаларыңның берсе дә калмый. Больничныйга чыгып бетә.
Һәм үзеңне гомер буе эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераныдай тоясың. Эшең дә юк, көчең дә юк, кадерең дә юк... Натуральный пенсионер!
Пенсионер дигәннән... Чир белән ялның беренче өч көне генә кызык. Шуннан ялкыта башлый. Чирле терелергә тырыша, пенсионер – эшкә чыгарга.
Менә игътибар иткәнегез бардыр. Берәр оешмага барып керсәң, ишек төбендә вахтер утыра. Пенсионер. Кибеткә, яки больницага керсәң швабра тотып идән юып йөри. Пенсионер. Урамга чыксаң, дворник кем? Пенсионер...
Бу илдә тик пенсионерлар гына эшли. Алар ике меңгә дә, бер меңгә дә, бушка да эшләргә әзер. Шуңа күрә, яшьләргә эш юк.
Яшьләребез урам буенда интегеп йөриләр. “Тойота”ларда, “мерс”ларда... Юаныч эзләп рестораннарга, төнге клубларга кереп чыгалар... Һәм дөньяның бер кызыгын да тапмыйча, шәһәр читендәге виллаларына кайтып егылалар. Яшьләргә эш юк...
Ә пенсионерлар эшли!.. Кайберләре икешәр, өчәр, бишәр урында эшли. Чөнки аларның башка чарасы юк. Пенсия аз... Ә балаларны карарга кирәк... Өстәвенә, оныклар да... өйләнергә йөри...
Ә яшьләргә урын бирүче юк...
Ак тавык, кара тавык...
0
Хәйләкәрлеге белән дан тоткан ак тавыклар абзарына ыспай гына киенгән кара тавык килеп керде. Бертын күзәтеп торды. Күзлеген төзәтеп алды, блокнотын чыгарды. Һәм томшыгына кунган сизелер-сизелмәс елмаюны яшермичә, ак тавыкларның берсенә дәште:
- Белүегезчә, көз саен без тавыклар исәбен алабыз. Мин сезгә шул кампания буенча. Зинһар, әйтегез, сез ак тавыкмы, кара тавыкмы?
- Нәрсә, сез күрә караумы әллә?
- Ансы мөһим түгел.
- Соң нинди төстә икәнемне күреп торасыз бит инде...
- Күзләргә ышаныч аз. Хәзер кем ничек тели, шулай күрә.
- Ә сез ничек күрәсез?
- Мин күрмим. Сез үзегезне нинди тавык дип исәплисез, акмы, карамы?
- Ә кайсы әйбәтрәк?
- Икесе дә әйбәт. Ак тавыкның йомыркасы зур була. Карасының ите тәмле.
- Тукта! Суярга җыенмыйсыздыр ич?
- Юк. Сез кара тавыкмы...
- Кара түгел... Минем итем тәмсез...
- Димәк, ак тавык. Ә сез беләсезме, кара тавыкларга җимнең затлысын бирәләр...
- Алайса, мин ак тавык түгел...
- Кызганыч. Ак тавыклар җылы абзарда кышлаячак...
- Мин кара тавык түгел дидем ич инде...
- Жәлке. Кара тавыкларга алтын кунакча каралган...
- Шулаймы?!. Ярый әле ак түгелмен икән!
- Нинди тавык соң сез?
- Ә тагы ниндиләре була?
- Безнең якта бүтәннәре булмый. Ак, я кара. Ә сез нинди?
- Мин әнием ягыннан ак тавык, әтием яклап – кара.
- Ә үзегез яклап?
- Үзем дә белмим.
- Кем дип языйм соң?
- Ала тавык дип языгыз.
Хисап алучы киткәч, ак тавык үзенең хәйләкәрлегенә кинәнеп дәртле кыткылдарга тотынды. Ә тегесенең блокнотында мондый язу пәйда булды: “0,5 – ак, 0,5 – кара.”
Абзарны әйләнеп чыкканчы мондый язулар егермегә тулды һәм хисапчы тагын төзәтмә кертте: 10 – кара тавык, 10 – ак тавык.
2
Беркадәр вакыт узуга теге кара тавык кабат пәйда булды. Бу юлы ул берничә иптәше белән иде.
- Хөрмәтле ак тавыклар! Хисап алу нәтиҗәсендә сезнең нәкъ ике тапкырга кимегәнлегегез ачыкланды. Шуңа күрә, без сезне икенче абзарга күчерергә мәҗбүр булабыз.
Кайсы кайда тибенеп йөргән тавыклар бер мизгелгә туктап калды.
- Кайда күчерәләр икән? – дип пышылдады берсе
Икенчесе шундук элеп алды:
- “Ак тавыклар җылы абзарда кышлаячак” – диделәр ич. Җылы абзаргадыр.
- Җылы абзарга! – бу сүз телдән телгә күчте. Һәм карашлар кунакларга төбәлде. Алар елмаеп баш кактылар. Бар да канәгать иде.
3
Яңа абзар чынлап та җылырак булып тоелды, чөнки ул элекесенә караганда ике тапкырга бәләкәйрәк иде. Тавыклар үзләренең алдануын сизсәләр дә дәшмәделәр. Сантыйлыгыңны тануга караганда, кысанда гомер итү күпкә җайлырак сыман иде.
Беркадәр вакыт үтүгә кунаклар тагын килде.
- Хөрмәтле ак тавыклар! Хисап алу нәтиҗәсендә сезнең нәкъ ике тапкырга кимегәнлегегез ачыкланды. Шуңа күрә, без сезгә бүленгән ризыкны ике тапкырга киметергә мәҗбүр булабыз.
Һәркайсы үз почмагында тибенгән тавыклар бер мизгелгә туктап калды. Бер-берсенә карашып алдылар. Гаеп барсында да бар иде. Башлап сүз әйтергә беркем дә кыймады.
- Ярый инде... – дип куйды бераздан абзардагы иң өлкән тавык, - Азрак булса, тәмлерәк тоелыр...
4
Ак тавыклар бүген дә бәхетле гомер сөрә.
Торган җирләре җылы. Ашаганнары тәмле.

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>