Рамазан ае — Шәрык клубы

Рамазан ае

Килүе дә бәйрәм,китүе дә-
Рамазанның бәйрәм һәр көне.
Теләкләрнең иң матурын теләп,
Котлыйк әле,әйдә,хәркемне!

Гаиләне,туган,дус-ишләрне,
Якыннарны,күрше-күләнне,
Үпкәләрне онытып котлыйк әле
Күптән сүз катмыйча йоргәнне!


Жилдәй исеп үткән бу гөмернең
Яхшылыкта үтсен хәр көне:
Шифа телик әле авыруларга,
Ярдәм итик ялгыз-ятимгә!

Изгелектән туа изгелекләр,
Урын бирмик явыз-яманга!
Без китәрбез,ләкин,балаларга,
Оныкларга кала замана.

Хуш килдең дә,хуш китәсең инде,
Күңелләрне юып,Рамадан!
Без котәбез сине,иминлектә
Күрешергә язсын яңадан!

Ифира

Нет комментариев. Ваш будет первым!
Загрузка...