Смартфон - гади булмаган телефон! — Шәрык клубы

Смартфон - гади булмаган телефон!

Бүгенге көндә смартфон белән кулланмаган кеше юктыр, хәтта әби-чәбиләр дә хәзер тәттерә смартфонда.  Хәзерге көндә смартфоннар - телефон категориясына керә, ләкин мин алай итмәс идем. Чөнки хәзерге смартфонда телефон функциясы бик әз урын алып тора, шуна курә смартфон ул, узе аерым бер категория булырга тиеш, ә телефон - ул смартфонның бер кечкенә генә функциясе. 

Смартфон - нәрсә соң ул? ни өчен ул шулай популярлашты?

Кыска, бик кыска тарихы. Кесә телефоннары пәйда булды, рәттән персональ компютерлар усеш алды, интернет пәйда булды, КПК (кечкенә персональ компютер, кесә персональ компютеры) уйлап чыгардылар (ПКның кечкенә варианты интернетка чыгу (керүме әллә) мөмкинлеге белән), бер кесәдә телефон, икенчесендә КПК   бик уйңайсыз булу сәбапле, ике җайланманы берләштерәләр дә смартфон дип атыйлар. Смарт-smart- умный-акыллы дигәнне аңлата.

Ә һәзер бу язманың төп өлешенә җитеп, сезгә акыллы телефоннарның мөмкинлекләре турында язып үтәм.

Смартфонда бик күп датчиклар (курсәткеч, улчәү җайланмасы) урнаштырылган. 1. 

Акселерометр - өчюнәлештә тизлек артуны үлчәү, җир тарту көчен исәпкә алып.

Магнитометр - җирнең магнит кыры юнәлешен билгеләүче.

Гироскоп - өчюнәлештә әйләнү тизлеген үлчәүче.

Датчик приближенности- якын китерүне билгеләүче җайланма, һәм башка  төрле датчиклар.  Төрле смартфонда төрле-төрле датчиклар була.  Мәсәлән: атмосфера һава басымын үлчәүче, дымлылык улчәүче датчиклар бик сирәк смартфоннарга куела.

Кайбер датчиклар үзләре генә,  кайберләре берничәсе бергә эшлиләр. Боларның күбесен без игътибар да итмибез, ләкин алар безгә смартфон белән кулланырга ярдәм итәләр.  ШАлтыратканда без смартфонны колакка куябы, ә бит колаклар экранга басмыйлар. Чөнки смартфонны колакка 5смдан якынырак китергәч экран һәм сенсор сүндерелә. Бу бик җайлы функция. Датчигы эшләмәгән кешеләр ничек җайлы булганын аңлыйлар. :-)

Акселерометр+гироскоп - смартфонның нинди торышта булуын үлчиләр, смартфонны борганда экран да борыла, без күнеккән альбом юнәлеше (или полноэкранный режим) белән еш кулланабыз бит.

Программа мөмкинлекләре.

Хәзерге көндә,  смартфоннарга нинди генә программалар булдырылмаган, җаның ни тели, барысы да бар. гади һава торышын күрсәтүчедән башлап, төрле үлчәү приборларына кадәр. Аралашу өчен бик куп, дөньянаң кайсы җирендә булуга карамастан, смартфон белән интернет аша текст, тавыш яки видеоэлемтәгә керергә була. Сату-алу программаларын бик еш кулланабыз, офис документлары белән эшләп алабыз.  Социаль челтәрләрдә аралашу бик уңайлашкан, фото-видео язмалар урнаштыру һәм дусларың белән уртаклашу.

Переферия. ( Бу язма, әлеге вакытта тулыландарап бара)

115